Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 36 яңа очрагы ачыкланган

7 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4823 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 36 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 4 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Яр Чаллыда — 7 кеше коронавирус йоктырган. Биектауда ике очрак ачыкланган. Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
7 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4823 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3639 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 38 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев