Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 36 яңа очрагы расланган

15 кеше хастаханәләргә озатылган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 36 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). 
Ачыкланган очракларның 35е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 16 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
Казанда 19, Чаллыда 6 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзәндә ике, Нурлат районында өч очрак ачыкланган. Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле районнарында берәр очрак теркәлгән. 
19 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4114 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2969 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 62 кеше. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев