Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 25 кеше хастаханәләргә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган. 
Казанда — 26 кеше коронавирус йоктырган. Арча, Яшел Үзән, Тукай районнарында икешәр очрак ачыкланган. Яр Чаллы, Апас, Балтач, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
30 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4555 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3410 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 48 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев