Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 42 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 42 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 12 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 20, Яр Чаллыда — 7, Нурлатта 3 кеше коронавирус йоктырган. Биектау, Лаеш һәм Түбән Камада икешәр очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән. 
29 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4514 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3362 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 53 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев