Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән.

Ике очракта да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза ясау нәтиҗәсендә билгеләнгән.

1953 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче кеше, яңа коронавирус йогышына шикләнелеп, 27 июльдә йогышлы авырулар госпиталенә салына. Җитди йөрәк-кан тамырлары өзлегүләре фонында аның хәл начарлана, ул ИВЛ аппаратына тоташтырыла. 28 июльдә пациентның үлеме теркәлә. Вирус идентификацияләнгән.

14 июльдә Урыссу Үзәк район хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм ишемик йөрәк авыруының кискен формасы белән 1945 елда туган ир-ат салына. Тикшерү барышында яңа коронавирус инфекциясе табылган. 20 июльдә пациент вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X