Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 3 яңа очрагы теркәлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

8 июньдә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1946 елда туган кеше салына. Авыручыда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы — ике яклы вируслы пневмония ачыклана. Дәвалау пациентта җитди имгәнүләр нәтиҗәләре булу аркасында катлауланган. 14 июньдә татарстанлы вафат була.
Казан шәһәрендә яшәүче 1948 елда туган кеше 19 июньдә РКБ базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауландырылган яңа коронавирус инфекциясе белән озатыла. Тикшерү узганнан соң Казан шәһәренең 16нчы санлы шәһәр клиник хастаханәсенә күчерелә. Пациентның хәле авыр дип бәяләнә, аның берничә хроник авыруы була. 1 июльдә үлем теркәлгән.
2 июльдә Яшел Үзән Үзәк район хастахнәсенең COVID-19 белән авыручыларны дәвалау бүлегенә 1976 елда туган хатын-кыз китерелә. Госпитализацияләү вакытына аның хәле бик авыр дип бәяләнгән. Авыру ике яклы вируслы полисегментар пневмония белән катлауланган . Үлем 8 июльдә теркәлгән.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев