Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 62нче очрагы теркәлгән

Алабуга районында бүгенгә COVID-19 белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмаган.

Татарстанда бүген 27 яңа COVID-19 очрагы расланган. Аларның барысы да – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 4 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр –1, 18дән 30га кадәр – 1, 30дан 50гә кадәр – 13, 50дән 60ка кадәр – 5, 60тан 70кә кадәр – 4, 70тән 80гә кадәр – 3,

80нән 90га кадәр – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 16, Аксубай – 1, Алексеевск – 1, Югары Ослан – 1, Яңа Чишмә – 1, Нурлат – 4, Спас районы – 3.

2 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6563 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Бу вакыт эчендә 5393 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37се – узган тәүлектә.

Шулай ук республикада бүген коронавирус инфекциясеннән үлүнең 62нче очрагы теркәлгән.

1941 елда туган хатын-кыз авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар пневмония белән Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале базасында оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә начарланган. Вирус идентификацияләнгән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев