Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

15 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 8, Чаллы һәм Минзәләдә — 4шәр, Актаныш һәм Спас районнарында — 2шәр, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

27 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 344 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 412 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.

Барлыгы 234 053 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 144 029ы вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев