Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган

30 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 456 очрагы расланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
14 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Чаллыда — 11, Казанда — 7, Түбән Камада — 4, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат районнарында — 2шәр, Баулы, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак ачыкланган.
30 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 456 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 523 кеше савыккан, узган тәүлектә — 24 кеше.
Барлыгы 249 244 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 157 081е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. 122 бердәм номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү;
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев