Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды

Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше зарарланган.

Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды. Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше зарарланган.

3 очрак читтән кертелгән, 84е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.

31 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы).

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 6, 18дән 30га кадәр – 13, 30дан 50гә кадәр – 25, 50дән 60ка кадәр – 21, 60тан 70кә кадәр – 20, 70тән 80гә кадәр – 0, 80нән 90га кадәр – 2 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

 

География: Казан – 43, Яр Чаллы – 1, Апас – 20, Балтач – 1, Буа – 1, Биектау – 3, Яшел Үзән – 5, Кама Тамагы – 1, Кукмара – 1, Лаеш – 2, Түбән Кама – 9.

Барлыгы 13 майга Татарстанда  COVID-19 белән авыруның 1919 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 740 кеше (соңгы тәүлек эчендә +100) савыккан.

 

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев