Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавируска каршы прививка теләгән һәркемгә ясала

Вакцинацияне аеруча өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә узу мөһим. 

Татарстанда коронавируска каршы прививка теләгән һәркемгә ясала. Республикага «Спутник V» вакцинасы кайтарылды. Ул Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан булдырылган, дип яза Татар-информ.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процент тәшкил итә. Моннан тыш ул авыруның катлаулы формаларын һәм үлем очракларын кисәтә, ди белгечләр.

«Спутник V» вакцинасын өч атна аерма белән ике тапкыр кадарга кирәк. Шул вакытта гына вируска каршы иммунитет барлыкка килә.

Коронавируска каршы прививканы аеруча өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә ясарга кирәк.

Прививканы теләгән һәркем бушлай ясата ала.

Моңа кадәр без Алабугага 830 доза вакцина кайтуы турында хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев