Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавируска каршы вакцинациядән соң өзлегү очраклары теркәлмәгән

Бүгенге көндә Covid-19дан прививканы 48 мең 204 татарстанлы ясаткан.

Галимнәр раслаганча, Россиянең Covid-19га каршы вакцинасы бүгенге көндә иң нәтиҗәле булып санала. Татарстанда коронавирустан күпләп прививка ясату тайпылышсыз бара. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». 

«Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Прививка ясаткан кешеләрдә бернинди проблема һәм тайпылышларның булмавын рәсми рәвештә раслый алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез», — дип ассызыклады ул.

Татарстанда вакцинация «Спутник V» препараты белән уза. Бүгенге көндә Covid-19га каршы прививканы 48 мең 204 татарстанлы ясаткан.

Прививкага алабугалылар 4-41-28 телефоны буенча языла ала.

Исегезгә төшерәбез, вакцинацияне поликлиниканың 309нчы прививка кабинетында узарга мөмкин. 

Прививка кабинетының эш тәртибе: 
эш көннәрендә 08:00 дән 15:00 гә кадәр, шимбә көнне 08:00 дән 12:00 гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев