Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавируска каршы вакцинацияләүгә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үттеләр

Шул ук вакытта вакциналарга кытлык күзәтелми.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопухов хәбәр иткәнчә, татарстанлыларда коронавируска каршы прививка ясатуга ихтыяҗ зур, вакциналарга да кытлык юк. Шулай ук кайбер медицина учреждениеләрендә препаратның вакытлыча булмавын күзәтергә мөмкин, ләкин бу очракта вакцина клиникалар арасында оператив рәвештә яңадан бүленә, дип яза Татар-информ.

Белгеч әйтүенчә, халык вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлый башлаган. Узган атнада аеруча активлык күрсәтелгән, ул чакта көн саен 18 меңгә якын прививка ясатылган.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, республикага «Спутник-V», «КовиВак» һәм «ЭпиВакКорона» даими рәвештә кайтартыла. 
Татарстан Республикасында барлыгы 677 978 кеше вакциналаштырылган, шулардан 438 114 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев