Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән

Республикада COVID-19 корбаннарының саны 20гә җитте.

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Республикада Covid-19 корбаннарының саны 20гә җитте. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
1954 нче елда туган Югары Ослан районында яшәүче хатынны Республика клиник хастаханәсенә 2нче июньдә китергәннәр. Шул ук көнне аны 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән озаталар. Пациентның берничә хроник авыруы була. 18 июньнән аны реанимациягә күчерәләр һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Әмма 29 июньдә кан әйләнеше туктатылу нәтиҗәсендә үлгән.
29 июньдә Түбән Кама хастаханәсенә COVID-19 белән авырган кешене урнаштыралар. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Ул 6 июльдә вафат булган.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологик-анатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев