Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан ике яшь кешенең үлеме расланган

COVID-19 вирусы лабораториядә идентификацияләнгән.

1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә уртача авырлыктагы вируслы үпкә ялкынсынуы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. COVID-19 вирусы лабораториядә идентификацияләнгән. Дәвалануга карамастан, пациентның хәле начарлана. 11 июльдә ир-ат вафат була.
1989 елда туган пациент Республика клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы белән салына. Ул 22 июньнән башлап реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган, махсус дәвалау үткән. Әмма 5 июльдә хроник авырулар фонында аның хәле начарланган. 20 июльдә йөрәк-үпкә эшчәнлеге җитешсезлеге фонында пациентның йөрәге туктый. Реанимация чаралары ярдәм итми, кешенең үлеме констатацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев