Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан үлүнең 39нчы очрагы расланган

Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Бу юлы Казанда яшәүче 1951 елда туган хатын-кыз вирус корбаны булган. 19 июльдә ул Covid-19ның пневмония белән катлауланган авыр формасы белән Казанның 7нче санлы шәһәр клиник хастаханәсенә озатыла. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентканың сулыш юлларының хроник авырулары булганлыгы билгеле. 24 июль көнне үлем констатацияләнә.
«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев