Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы теркәлгән

Биектау районында яшәүче 28 яшьлек ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.

Татарстанда коронавирустан үлүнең 21нче очрагы теркәлде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.
28 яшьлек ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган. Ул кичә, 8 июльдә вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев