Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланды

Коронавирус инфекциясе лабораториядә расланган.

1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир-ат ике яклы пневмония белән үзәк район хастаханәсенә озатыла. Коронавирус инфекциясе лабораториядә расланган. Хәле авыр булу сәбәпле, пациент ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Уздырылган дәвалау уңыш китерми, 23 июнь көнне ир-ат вафат була. 
Яр Чаллыда яшәүче бер ир-ат ике яклы полисегмантар пневмониянең авыр дәрәҗәсе белән катлауланган COVID-19 инфекциясе белән 5нче Шәһәр хастаханәсе базасындагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Пациентның хроник авырулары булу сәбәпле, хәл катлаулана, дәвалау тиешле нәтиҗә бирми. 8 июльдә үлем констатацияләнә.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә раслана. Вирус идентификацияләнгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев