Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус аркасында дача амнистиясе буенча мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булу вакытында күчемсез милек объектларына 750 мең хокук теркәлгән. 

Короновирус белән бәйле вакыйгаларга карамастан, төзелеш объектларын дача амнистиясе буенча теркәү саны кимемәгән. Бу хакта ТР буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева хәбәр итте. 
Җитәкче сүзләренчә, шәхси йортлар хәзер аеруча популяр. СНТда пропискага керергә һәм ел әйләнәсендә яшәргә була.
Пандемия вакытында Росреестр эшен туктатмады. МФЦ эшли башлау белән Татарстан Росреестрында күчемсез милекне теркәү өчен документлар бирү кисәк артып китүен күзәтәләр. 
«Дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта, Татарстанда гадиләштерелгән тәртиптә күчемсез милек объектларына 750 мең хокук теркәлгән.
Быел сату-алу килешүләре узган ел белән чагыштырганда 20 процентка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча зур үсеш сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев