Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус белән авыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә короновирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 11, 30дан 50 яшькә кадәр — 31, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 44, Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнарында — 5шәр, Алексеевск һәм Бөгелмәдә — 3шәр, Чаллы, Әтнә, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Чистай районнарында — 2шәр, Азнакай, Аксубай, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

27 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 707 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 138 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 12 134 кешегә прививка ясалган. Шулардан 2 016 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы кайткан (кулланылган −90,3 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев