Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы көндә COVID-19 белән авыручылар юк.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 83 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 8 очрак ачыкланган.
Казанда — 64, Чаллы, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районында — өчешәр, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында икешәр, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.
27 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 083 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8820 кеше савыккан, узган тәүлектә — 77 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев