Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус йоктыруның 98 яңа очрагы теркәлгән

16 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 735 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 98 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 71 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 9, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 54, Яр Чаллыда — 21, Югары Осланда — 5, Әлмәт һәм Түбән Камада 4әр очрак ачыкланган. Яшел Үзән, Биектау, Лаеш районнарында 2шәр кеше коронавирус белән авырый. Актаныш, Кайбыч, Мамадыш, Тукай районнарында 1шәр кеше COVID-19 йоктырган.

16 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 735 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 200 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X