Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет аркасында йомшармаячак

Республика бизнесының күпчелеге инде катгый тыюларсыз эшли.

Татарстанлыларда короновируска каршы иммунитет булуга карамастан, әлегә эшмәкәрлек өчен чикләүләрне бетерергә җыенмыйлар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Галимова сүзләренчә, Татарстанда катгый чикләүләр юк. Кайбер чикләүләр бары тик төнге һәм клуб эшчәлеген алып баручы җәмәгать туклануы системасына гына кагыла. Калганында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау шарты белән бизнес эшчәнлеге дәвам итә. 

«Коллектив иммунитетның формалашуы, без короновирусны җиңдек дигән сүз түгел», — дип билгеләп үтте Галимова.

Моңа кадәр Татарстанда яшәүчеләрнең яртысында диярлек антитәнчекләр барлыгы билгеле булган иде. Тик бу антитәнчекләр вакыт узу белән юкка чыгарга һәм кеше яңадан авырырга мөмкин. Шуңа күрә медиклар прививка ясатырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев