Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда куркыныч юл фаҗигасендә биш кешенең гомерен өзелгән

Юлда фура һәм микроавтобус бәрелешкән. 

Бүген иртән Татарстанның Чистай районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авариядә биш кеше һәлак булды. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Чистай Выселкасы авылы янында иртәнге биштә булган. Юлда фура һәм микроавтобус бәрелешә. 

MAN фурасының шоферы үзе сөйләвенчә, ул зажигалкага сузылган арада юлдан игътибары читкә юнәлә. Шул вакытта йөк машинасы каршыга чыга һәм микроавтобуска бәрелә. Көчле бәрелүдән автобус кюветка төшеп килә.
Микроавтобуста 9 кеше була. Биш кеше урында ук һәлак була. Калган дүртесе хастаханәгә озатылган. 

Фаҗига урынында оператив штаб булдырылды, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X