Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда куяннарны санадылар

Соры куяннар республиканың барлык районнарында яши.

Татарстанда куяннарны санаганнар. Нәтиҗәләр буенча, республика территориясендә 28 мең соры куян исәпләнә. Ак куяннар — өч тапкыр кимрәк. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, соры куяннарның саны тотрыклы. Сан алу барышында 28105 куян булуы ачыкланган. Ак куяннар азрак — 7,5 мең баш. Исегезгә төшерәбез: ак куяннар ТРның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны аулау тыелган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев