Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда М12 трассасын төзү буенча эшче төркем булдырылды

Төркемне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли.

Татарстан Республикасында «Мәскәү — Түбән Новгорд — Казан» М12 автомобиль юлын төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк эшче төркем булдырылды.
Төркемне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли.
Министр сүзләре буенча, төркемгә Лаеш районында яшәүчеләр һәм хакимият органнары керде. Төркем ачык режимда эшләячәк.
Трассаның республика территориясендәге озынлыгы 142 км тәшкил итә. Бу юлга биш транспорт чишелеше һәм 76 ясалма корылма кертелә. Барлыгы сәгатенә 120 км тизлекле дүрт хәрәкәт полосасы булачак. Тулаем бәясе 163 млрд сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев