Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда М12 юлын төзегәндә агачларны кисмәячәкләр 

Урман кисү эшләре бары тик бүлеп бирелгән полосада гына башкарылачак.

Мәскәү-Казан М12 трассасын төзегәндә өстәмә агачлар киселмәячәк, дип хәбәр итте «Институт Гипростроймост — Санкт-Петербург» җәмгыяте вәкиле Андрей Резвяков автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында. 
Резвяков әйтүенчә, урман кисү эшләре бары тик бүленгән полосада гына башкарылачак. 
Моннан тыш, Резвяков сүзләренчә, трасса төзелешендә «урманчысы белән һәр агачны исәпкә алып, тиешле компенсация дә түләнәчәк».
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сүзләренчә, киселгән агачлар урынына республиканың Лаеш районында участоклар өстенлекле тәртиптә каралачак. 
М12 трассасы республиканың биш районы буйлап уза. Татарстандагы озынлыгы 142 км. Автомобиль юлы төзелешендә биш эре чишелеш, ясалма корылмалар булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X