Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда март ае нинди була?

Язның беренче ае салкын, явым-төшемле булыр дип фаразлый метеорологлар.


Язның беренче ае салкын, явым-төшемле булыр дип фаразлый метеорологлар.

Март аенда Россиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да суык булуы көтелә. Гидрометеоүзәк лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета"га шундый фараз ирештергән. Аерым алганда, Архангельск, Волгоград, Ростов өлкәләрендә, Краснодар һәм Ставрополь крае, Коми, Ненец автономияле округында суык һава фаразланыла, дигән ул. Шулай ук безнең урта полосага да җылы һаваның тизрәк килүенә өметләнәсе юк. 

Белгеч фикеренчә, безнең урта полосада һава торышы якынча 27 марттан соң гына бераз җылыта башлаячак. 

Идел буе төбәгендә, илнең Европа өлешенең төньяк-көнбатыш төбәге, Урал, Тверь өлкәсендә һ.б. явым-төшемнәр күп булачак. 

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев