Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда масштаблы «Татарстар» халык онлайн-шоуының икенче сезоны башланды

Шоуның беренче чыгарылышы 9 августта узды.

Татарстанда масштаблы «Татарстар» халык онлайн-шоуының икенче сезоны башланды. Шоуның беренче чыгарылышы 9 августта узды. Социаль челтәрләрдә ул 300 меңнән артык карау җыйды. Татарстан Республикасының халык артисткасы Гүзәл Уразова программаның йолдызлы кунагы булды. 
Икенче сезонның беренче чыгарылышына барлыгы 370 гариза җибәрелгән. Беренче чыгарылышның турыдан-туры эфирына 10 катнашучы сайлап алынган, бишесе генә ярымфиналга үтте. Алда әле тагын ике сайлап алу чыгарылышы (16 август, 23 август), ике ярымфинал (30 август, 6 сентябрь) һәм финал (13 сентябрь). 
Төп бүләк — үз җырыңны яздыру, клип төшерү һәм аны ТР социаль челтәрләрендә таныту.
Катнашу өчен гаризаны шушы сылтама аша кереп бирергә була: https://vk.com/topic-195020391_40650407

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев