Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда май бәйрәмнәрендә мәктәп укучыларының уку тәртибен аңлаттылар

Эшләүче татарстанлылар 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның май бәйрәмнәрендә ничек укулары турында аңлатты.

«Министрлык адресына ата-аналардан май бәйрәмнәрендә балаларның нинди график белән укулары турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде», диелгән ведомство хәбәрендә.

Республикада биш көнлек уку атнасы режимында укучылар, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда укымыйлар. Ә алты көнлек уку атнасы белән укучылар 1, 2 майда һәм 8-10 майда ял итә.

«Балалар бакчалары да шул график буенча эшләячәк», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Татарстанда яшәүче эш кешеләре 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев