Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Мин булдырам» талантлар тамашасына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт татар» КВН командасында катнашучы Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект башлап җибәрде.

18 яшькә җиткән, сәхнәдә чыгыш ясарга һәм үз сәләтен күрсәтергә теләгән һәркем катнаша ала. Төп шарт — барлык номерлар да татар телендә булырга тиеш. 

Гаризаларны 26 июльгә кадәр Min_buldiram@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин (хат темасына «Хочу в шоу» дип язарга), ФИО һәм элемтә өчен номер күрсәтергә. Сайлап алынганнан соң катнашучыларны съемкага чакыралар. 

Җиңүче 100 мең сумлык призга ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев