Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Минем тавыш» дип аталган сайлаучыларның беренче онлайн-форумы узачак

Тамашачылар экспертларга үз сорауларын турыдан-туры эфирда бирә алачак.

Татарстанда сишәмбе «Минем тавыш» дип аталган сайлаучыларның онлайн-форумы ачылачак. Ул 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә, РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирүдә татарстанлыларны көтә торган яңалыкларга багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Форум утырышлары даими — һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр барачак. Аларның һәрберсе яңа тема буенча булачак. Форум тамашачыларында экспертларга үз сорауларын турыдан-туры эфирда бирү мөмкинлеге булачак. Форумның төп максаты — сайлау процессы белән таныштыру, сайлаучыларны кызыксындырган төрле кызыксындырган сорауларга җавап бирү.
Форумда «Минем тавыш» проектының рәсми сайтында, YouTube социаль челтәрендә, Вконтакте социаль челтәрендә катнашырга мөмкин. «Минем тавыш» дип аталган сайлаучыларның беренче онлайн-форумы 2020 елның 16 июнендә сәгать 14:00дә башлана.
Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев