Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре бушлай укый ала

Татарстанда 2020 елда хатын-кызларны яңадан укытуга 87 миллион сумга якын акча бүлеп бирү ниятләнә.

Алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәүче әниләрне яңадан укыту оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Быелдан яңалык кертелә. Хәзер декрет ялындагы хатын-кызлар гына түгел, алты яшькә кадәр баласы булган, беркая эшләмәүче, эш эзләп, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән аналар да яңадан берәр һөнәргә укытылачак”, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2020 елда Россиядә 40 мең хатын-кызны яңадан укыту ниятләнә. Татарстанда бу эшкә 87 миллион сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла, 70 миллион сумы – федераль казнадан. 2020 һәм 2021 елларда 1,5 меңешәр ананы укыту ниятләнә.

Укулар “Демография” илкүләм проекты кысаларында уза. Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев