Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда пандемия чорында эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган

Ноябрь башында республикада эш белән тәэмин итүчеләр 50,5 мең вакансия тәкъдим иткән.

Пандемия чорында эшен югалткан кешеләргә һәм эштән куылу куркынычы янаган кешеләргә Татарстанда 134,6 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАСС агентлыгына биргән интервьюда әйтте.

«Өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен 134,6 млн сум каралган. Бу сумманың 133,3 миллионы федераль бюджет акчасы, ә 1,3 миллионы Татарстан бюджетыныкы. Сүз эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыручы эш бирүчеләрнең, эшсезләрнең, эш эзләүчеләрнең чыгымнарын өлешчә компенсацияләү турында бара», — диде ТР Президенты.

Ул әйткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, өченче кварталда эшсезләр саны арту вазгыяте тотрыкланган. Аның сүзләренчә, хәзер республика эшсезләргә булган вакансияләр буенча эшкә урнашуны, гражданнарны укыту һәм яңадан укытуны, вакытлы эшләрне һәм җәмәгать эшләрен оештыруны тәкъдим итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев