Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда пандемия сәбәпле ялган дарулар әйләнеше арткан

2019 елда МВД хезмәткәрләре теркәлмәгән препарат һәм медицина әйберләре әйләнешенең өч фактын ачыклаган булса, бүгенге көндә бу сан тугызга җиткән. 

Татарстанда бер ел эчендә теркәлмәгән препарат һәм медицина әйберләрен сатуның тугыз очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда бу алты тапкыр күбрәк. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең бүлек җитәкчесе Дмитрий Козлов сөйләде. 
Козлов сүзләренчә, короновирус инфекциясе аркасында сәламәтлек саклау өлкәсендә килеп чыккан вәзгыятьне искә алып, быел эш көчәйтелгән. Дару әйләнеше белән бәйле тугыз факт ачыкланган, икесе буенча суд гаепләү приговоры чыгарган, дип билгеләп үтте спикер.
2020 елда, мисалга, Түбән Кама районында вируска каршы популяр даруның ясалма вариантын саткан сатучыларны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Тоткарлану вакытына мошенниклар якынча 115 мең сумга фальсификат сатарга җитешкән. Суд карары буенча, контрафакт продукция юк ителгән. 
Республикага фальсификат Египет һәм Төркиядән кертелә.
Дмитрий Козлов әйтүенчә, закон бозулар препаратларга гына түгел, медицина әйберләренә дә кагыла. Ул республикада короновируска ялган тестлар сату факты турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев