Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда пассажирлар ташучы лицензияле автобуслар саны дүрт тапкыр арткан

Пассажир транспортын мәҗбүри лицензияләүне керткәнгә кадәр, республикада нибары 250 лицензиат исәпләнгән. 

Татарстанда пассажирлар ташучы лицензияле автобуслар саны дүрт тапкыр арткан. Бу хакта мәгълүматны Ространснадзорның Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.

Гомумроссия лицензия реестрына безнең республиканың 8,5 мең автобусы кертелгән. Рамазанов әйтүенчә, лицензиясе булмаган автобуслар куллану дәвам итә. Шул сәбәпле, ведомство хезмәткәрләре адреслы тикшерүләр үткәрә. 
2019 елның 29 июнь аеннан гамәлдә булган федераль закон нигезендә, Россиядә лицензияләр реестрына кертелмәгән автобуслар тарафыннан пассажирларны йөртү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев