Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда пиротехника куллану 2021 елның 10 гыйнварына кадәр тыелачак

Ул 2020 елның 20 декабреннән гамәлгә керәчәк.

20 декабрьдән башлап 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. 
Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала. Пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак. Режим гамәлдә булган чорда Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре пиротехниканы саклау һәм сату урыннарында профилактик тикшерүләр үткәрәчәк. Моның өчен тиеш булмаган сәүдә урыннарында пиротехника эшләнмәләрен ачыклау һәм сатуны чикләү буенча рейдлар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев