Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда приставлар битлек режимын бозган өчен 8 млн сум штраф җыйган

Республикада сентябрь һәм октябрь айларында санитар таләпләрне үтәмәгән өчен 18 меңнән артык штраф салынган. 

Суд приставлары ике ай эчендә татарстанлылардан битлек режимын бозган өчен 8 миллион сум түләттергән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 
Республикада сентябрь һәм октябрь айларында эпидимиологик кагыйдәләрне бозган өчен 18 меңгә якын штраф салынган. Маска һәм перчаткалар булмау да кагыйдә бозуга керә. Оешмаларга исә термометр һәм антисептиклар булмаган өчен штраф билгеләнгән.
Гражданнар һәм компанияләрнең барысы да штрафларны вакытында түләмәгәнлектән, документлар суд приставларына тапшырылган. Алар үз чиратларында кагыйдә бозучылардан 8,2 миллион сум түләттергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев