Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда сайлау участокларын РФ Конституциясе буенча тавыш бирүгә әзерләү төгәлләнде

Тавыш бирү 25 июньдә башлана.

Татарстанда сайлау участокларын РФ Конституциясе буенча тавыш бирүгә әзерләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Барлык участокларда да термометрия режимы гамәлдә булачак. Һәр кешедә шәхси саклану чаралары булырга тиеш, булмаган очракта аларны комиссия әгъзалары бирәчәк. 
Тавыш бирү участокларында көн саен дезинфекция үткәреләчәк, ә көн дәвамында дымлы җыештыру эшләре алып барылачак. Участокларда махсус санитар келәмнәр һәм антисептиклар куелачак. Социаль дистанция режимы да сакланачак. 
Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне 1 июльгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев