Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны ачарга рөхсәт иттеләр

Мәдәни-массакүләм һәм күңел ачу чаралары элеккечә үк тыела.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
15 июльдән республикада 40 квадрат метрдан ким булмаган бинада 10 кеше, 40 квадрат метрдан артык булган биналарда бер кешегә буш мәйдан 4 квадрат метрдан чыгып билгеләнә. Һәр кешегә 4 квадрат метрдан да ким булмаган буш мәйдан белән тәэмин иткәндә, ваклап сату объектлары эше рөхсәт ителә.
Мәдәни-массакүләм һәм күңел ачу чаралары элеккечә үк тыела, 1,5 метр дистанцияне тәэмин иткәндә һәм бер өстәл артында 4 кешедән дә артмаганда җәмәгать туклануы эше рөхсәт ителә. Биналарның тулуы 50 проценттан да артмаска тиеш диелә карарда.
Шулай ук катнашучылар саны буенча билгеле бер чикләүләр белән никахларны теркәү рөхсәт ителә: 4 квадрат метрга бер кеше исәбеннән. 
Үз эшләрен ачык һавада аттракционнар һәм зоопарклар да башларга мөмкин. Шул ук вакытта Татарстанда кинотеатрлар, кальянныйлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре ябык булып кала, массакүләм чаралар тыела. 
Таксистларга, элеккегечә, икедән дә артык пассажир йөртү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев