Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Синоптиклар фаразлавынча, республикада салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 

Аномаль салкыннар сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Республика территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашты. Татарстанда уртача температура нормадан 9-15 градуска түбән. Республиканы кайбер районнарында һава температурасы −37 градуска кадәр төшәчәк. Республикада салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Түбән температура булганда өшү куркынычы бар. Шуңа күрә җылы киенергә, урамда озак йөрмәскә, шулай ук урамга чыгар алдыннан исерткеч эчемлекләр эчмәскә кирәк.

Җәяүлеләргә асты таймый торган аяк киеме кияргә, ә машина йөртүчеләргә автомобильнең төзеклеген тикшерергә һәм торак пункттан ерак китмәскә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев