Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 102 кеше короновирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 75 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 43, 50дән 60 яшькә кадәр — 21, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 55, Чаллыда — 11, Чистайда — 5, Буа һәм Лаеш районнарында — 3шәр, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Норлат һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

23 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 480 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 555 кеше савыккан, узган тәүлектә — 22 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев