Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 114 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 73, Чаллыда — 13, Нурлатта — 6, Питрәчтә — 5, Югары Ослан һәм Теләчедә — 3, Биектау, Лаеш, Мамадышта — 2шәр, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 072 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 452 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 97 кеше.

Барлыгы 2 311 783 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 866 352 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев