Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 176 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 4 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 68, Чистайда — 27, Чаллыда — 26, Зәй һәм Саба районнарында — 6, Әлмәттә — 5, Биектау, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат районнарында — 4шәр, Аксубай, Питрәч һәм Тукай районнарында — өчешәр, Чүпрәле һәм Лениногорскта — 2шәр, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 29 883 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 748 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 112 кеше.

Барлыгы 1 441 976 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 010 598 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X