Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 193 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә 2 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 193 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 59 кеше хастаханәгә озатылган, 134 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 98, Чаллыда — 32, Яшел Үзәндә — 15, Түбән Камада — 11, Актаныш, Әтнә, Зәйдә — 4шәр, Балык Бистәсе һәм Сабада — 3, Арча, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында — икешәр, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мөслим районнарында берешәр очрак ачыкланган.

8 декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 39 850 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 33 110 кеше савыккан, узган тәүлектә — 246 кеше.

Барлыгы 2 141 824 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 654 785 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев