Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 194 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 72 кеше хастаханәгә озатылган,122 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 90, Кама Тамагында — 17, Сабада — 16, Чаллы һәм Түбән Камада — 8, Нурлатта — 7, Арчада — 6, Буада — 5, Азнакай, Биектауда — 4, Алексеевск, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Ютазыда — өчешәр, Лениногорск, Спас һәм Чистай районнарында — икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 40 044 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 33 329 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 219 кеше.

Барлыгы 2 165 389 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 854 987 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев