Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 236 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Яңа вирус йоктырган 103 кеше хастаханәгә озатылган, 133 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 126, Чаллыда- 24, Яшел Үзәндә −19, Әлмәттә — 16, Алабугада — 7, Лаешта — 6, Буа һәм Питрәчтә — 5, Балтачта — 4, Түбән Камада — 3, Югары Ослан, Биектау, Саба, Спас, Чистайда — 2, Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

3 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 760 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 32 238 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 232 кеше.

Барлыгы 2 058 050 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 591 425 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев