Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 248 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә тагын 4 кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Яңа вирус йоктырган 94 кеше хастаханәгә озатылган, 154 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 118, Чаллыда — 24, Яшел Үзәндә — 21, Чистайда — 9, Түбән Камада — 8, Кукмарада — 6, Лаеш, Питрәч һәм Тукай районнарында — 5шәр, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Нурлат районнарында — 4шәр, Алексеевск, Кайбыч, Мөслим, Сабада — 3, Әгерҗе, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтеш районнарында — икешәр, Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 37 811 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 31 148 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 58 кеше.

Барлыгы 2 020 862 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 544 875 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев