Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 26 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 26 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
2 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 14, Буа, Лаеш, Югары Осланда икешәр кеше коронавирус йоктырган. Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
4 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7337 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6266 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 26 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев