Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 273 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә COVID-19 белән авыручылар ачыкланмаган. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 273 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 69 кеше хастаханәгә озатылган, 204 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 177, Яшел Үзәндә — 29, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачта- 10, Тәтештә — 6, Буа һәм Биектауда — 4, Кукмара һәм Сабада — 3, Апас, Югары Ослан һәм Лаешта — 2, Әлки, Әлмәт, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.

17 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 34 728 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 406 кеше савыккан, узган тәүлектә — 183 кеше.

Барлыгы 1 857 902 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 287 954 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев